Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Поздравление тружеников тыла

Быел без 77нче тапкыр Җиңү язын каршылыйбыз. Йөрәкләребездә ветераннарга ,тыл батырларына карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без аларның тиңдәшсез батырлыклары, фидакарь хезмәтләре белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәм көннәрендә без алар янәшәсендә булырга тырышабыз.
Бүген дә, 4 май көнне Балык Бистәсе районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Керженцова Гүзәлия Фәйзрахмановна, Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Зарипов Хәлим Салимзянович, мәктәп укучылары белән берлектә Яңа Арыш авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре Имамиева Гәлимә Сәйфулла кызы, Хәйретдинов Нуретдин Гыйльметдин улы, Ситдикова Хәләмгөл Галим кызының өйләрендә булып, аралашып, хәлләрен сорашып, якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котладык. 
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм район башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән бәйрәм открыткалары , чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырылды.
Рәхмәт сезгә, хөрмәтлеләребез! Бәхетле картлык, балалар, оныклар, оныкчылар шатлыгы, саулык телибез.

Сегодня 4 мая , в рамках 77-ой годовщины Победы в ВОВ ,совместно с Главой НовоАрышского сельского поселения Халима Салимзяновича и руководителем центра занятости Рыбно -Слободского муниципального района Гузалии Файзрахмановной, с учащимися Ново-Арышской СОШ поздравили тружеников тыла Имамиеву Галиму Сайфулловну, Хайрутдинова Нуретдина Гильмутдиновича, Ситдикову Халямгуль Галимовну. Вручили подарки и поздравительные открытки от имени Президента Р.Н.Минниханова и Главы Рыбно-Слободского муниципального района И.Р.Тазутдинова.