Ислам дине кабул ителүгә – 1100 ел!
Бүген, 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан оештырылды. Әлеге чарада Коръән аятләре, догалар яңгырады. Авылның имам- хатыйбы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов барлык җыелган халыкны Ураза гаете бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Нәбуллин Ислам диненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, районкүләм "Азан" бәйгесендә катнашкан укучыларыбызга бүләкләр тапшырды. Тәҗрибәле укытучы, күп еллар "Иман нуры" мәчетендә балаларга , яшьләргә, өлкән буынга Ислам дине нигезләреннән дәресләр бирүче мөгаллимә Галия Гыймран кызы Нәбиуллина укучыларга дини темага сораулар биреп, викторина үткәрде, догалар сөйләделәр. Балалар төрле уеннарда катнаштылар.Соңыннан барлык катнашучыларыбыз коймак белән чәйдән, пылаудан авыз иттеләр. Бәйрәмнән авыл халкы бик канәгать калды.Бәйрәмне оештыруга күп көч куйган авылдашыбыз Зәмзәмия Хөснетдиновага,Коймаклар пешереп сыйлаган апабыз Рәсимә Мингалиевага, пылау пешерүче егетләребез- Салават Сибгатуллин, Руслан Нәбиуллин, Илназ Гатиятуллинга рәхмәтләребезне белдерәбез.
****
Сегодня, 2 мая, в Новоарышском сельском поселении состоялось большое религиозное мероприятие. Оно было организовано в честь 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией. На мероприятии прозвучали аяты Корана, молитвы. Имам-хатиб села Фарит хазрат Хуснутдинов поздравил всех собравшихся с праздником Ураза-байрам и передал им добрые пожелания. Директор Ново-Арышской средней общеобразовательной школы Дамир Набуллин ознакомил с историей возникновения Ислама, вручил подарки учащимся, участвовавшим в районном конкурсе "Азан". Опытный учитель Галия Гимрановна Набиуллина , много лет преподающая детям, молодежи и старшему поколению в мечети "Иман Нуры" уроки по основам Ислама, провела для учащихся викторину с вопросами на религиозную тематику. Дети участвовали в различных играх.Затем все участники попробовали блины, чай, плов. Жители села остались очень довольны праздником.