Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

В рамках проекта #увойнынеженскоелицо "В гостях у детей войны"

Әлеге язмам авыр тормыш юлы үтеп, күпне күреп, күпне кичергән, бүгенге көнгә шөкер итеп яшәүче Халидә Вәлиева турында булыр.81 яшендә булса да, ул өендә генә бикләнеп ята торган әби түгел. Киресенчә, башкалардан активлыгы, җыр-моңга гашыйк булуы, тормышны яратып, яшисе килеп яшәве белән аерылып тора. Аннан энергия ташый, җылылык бөркелә. Без Халидә апа белән күрешеп, аның үткән тормышы,күргән газаплары, хәзерге тормышы турында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
Халидә апа Югары Тегермәнлек авылында 1941 нче елда биш балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Араларында иң олы кыз бала булганга, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татырга туры килә аңа.Аларның балачагы сугыштан соңгы чорга – ачлы-туклы вакытка туры килә. Сугыш бик күп авырлыклар алып килә, ә аның михнәтләре ул беткәч тә әле бик күп елларга сузыла. "Ашарга юк, киергә кием юк. Әтиебез дә сугышка китте,әнигә биш бала калды ",-дип искә ала,күз яшьләрен сөртеп авылдашым.
«Балачагым эшләп үтте, уйнарга да вакыт булмады. Дүрт яшемнән әни колхоздан эштән кайтканчы "умач" әзерләп куя идем. Әнигә ияреп, аңа булышырга бара идем", – дип искә ала ул балачагын.
19 яшендә әтисез кала Халидә апа. Әни тол калып, безне берүзе үстерде. Аллага шөкер, безгә канат булып озак яшәде әни. 84 яшендә ул бакыйлыкка күчте», – дип сөйли.
Тугыз яшендә инде аның кулыннан килмәгән эш булмый. Өч ел Рәхилә апа белән комбайнда эшләдек,дип искә алды ул. Бу эшләр шаян һәм кабатланмас балачакны алыштыра. «Фермада карамаган мал калмады. Әле бит ул вакытта ут та юк иде. Ярый бер иске генә фонарь бар иде. Шуның белән караңгыда чыгып китә идем фермага. Кечкенә бозавын да карадым,сыерын да савдым ди,әңгәмәдәшем. Күтәреп тә ташыдык, бөтен ир-ат эшен башкардык. Бер дә эштән куркып тормадык. Заманы шул булгандыр инде, күрәсең», – ди ул шушы елларга күз салып.
#ЯңаАрышавылыкитапханәсе
#Новоарышскаясельскаябиблиотека
#РыбнаяСлобода
#увойнынеженскоелицо
#сугышхатынкызөчентүгел
#9май
#Җиңүбәйрәмеякынлаша
#өлкәннәребезнехөрмәтлик