Награждение победителей конкурса “Авылым чишмәсе”
17 нче ноябрь көнне Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Татарлар” газетасы оештырган "Авылым чишмәсе” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.Әлеге матур чарада Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова да катнашты.Бүләкләү тантанасы "Дворянское гнездо" ресторанында үтте.Өстәл тулы тәмле ризыклар,җылы ашлар белән безне каршы алдылар.Артистлар да үзләренең берсеннән- берсе матур,моңлы җырларын бүләк иттеләр.Искәндәр Биктаһиров @iskandar_biktagirov ,Резедә Төхфәтуллина @rezedaart ,тагын яшь артистларыбыз чыгыш ясадылар.Аларга кушылып без дә рәхәтләнеп кушылып җырлап,күңел ачтык.Җиңүчеләргә Марс Рифкатович,Гөлназ Фирдинатовна,Энҗе Адиевна дипломнар,бүләкләр тапшырдылар.Ихлас теләкләрен, матур сүзләрен җиткерделәр.Рәхмәтләрен белдерделәр.Әле мондый хөрмәтне күргәнебез юк иде.Барлык оештыручыларга чиксез рәхмәтем,олы хөрмәтем.Алга таба да очрашулар насыйп булса иде.Әлеге бәйрәм мизгелләре күңелләребездә озак сакланыр.
#рәзиләмөхәммәтрәхимова #балыкбистәсе #яңаарышавылкитапханәсе #татарконгрессы #татарларгазетасы
17 ноября, в Казани состоялось награждение победителей конкурса “Авылым чишмәсе”, организованное исполкомом Всемирного конгресса татар и газетой "Татарлар".В мероприятии приняла участие заведующая Новоарышской сельской библиотеки Разиля Мухаметрахимова.Церемония награждения прошла в ресторане" Дворянское гнездо". Мы могли насладится живым исполнением песен таких молодых артистов, как Искандер Биктагиров,Резеда Тухфатуллина и другие. Мы с удовольствием к ним присоединялись,пели и веселились.Марс Рифкатович,Гульназ Фирдинатовна,Энже Адиевна победителям вручили дипломы и подарки .Они высказали свои искренние пожелания и добрые слова.Такого уважения мы ещё не видели. Выражаем огромную благодарность и искреннее уважение всем организаторам.Пусть и дальше будут такие конкурсы и встречи.Эти праздничные моменты надолго останутся в наших сердцах.