Больше-Салтанская сельская библиотека - филиал № 13

hәйкәл янында тантана

Бүген Олы Солтан авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында тантана булып узды. Тантананы Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, туган җирен фашист илбасарларыннан коткарган өчен гомерләрен биргәннәрне искә алып бер минутлык тынлык белән башлап җибәрдек. Сүзне Олы Солтан җирлеге башлыгы Булат Марат улы Зәйнуллин ачып җибәрде. Ул сугыш ветераннарын, тыл ветераннарын бәйрәм белән котлап ил- көннәребезгә тынычлык теләде. Сүзне Район вәкиле ветеринария оешмасы җитәкчесе Кадыров Р.Р.га бирелде.