Хәлим Җәләловка 85 яшь тулыр иде
Татарстанның халык артисты, язучы Хәлим Җәләловка 85 яшь тулыр иде. Күпкырлы шәхесне искә алырга Олы Солтан авылы китапханәсенә җыелдык. Бик күп рольләрдә уйнап, балалар өчен шигырьләр язып, искитмәле тавышы белән шигырь сөйләп халык күңеленә кереп калды Хәлим абый. Бүген без аның Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" пьесасыннан өзек карап үттек. Мәктәптә укыганда язган беренче "Бүләк" шигырен укыдык. Китапханәче Сөнгатуллина Рәмилә Хәлим Җәләловның альбомын төзегән. Шуннан өзекләрне Мәдинә Нотфуллина, Раилә Мухаметшиналар укыдылар.
Народному артисту Татарстана писателю Халиму Залялову исполнилось бы 85 лет.
Мы собрались почтить память многогранной личности, сыгравшего множество ролей и написавшего стихи и сказки для детей.