"Всё начинается с семьи»
"Всё начинается с семьи»
Китапханәче бүген Садиков Илдар Фарзиевичлар гаиләсендә булып кайтты. Алар гаиләләре белән китап укырга яраталар. Оныклары ялга кайткан арада да китапханә юлларын ташламыйлар. Төрле мероприятиеләрдә катнашалар. Илдар абый күп еллар авылыбызда инженер- механик булып хезмәт итте. Аннан авылыбызда газлар тикшереп торды. Үз эшен яратып эшләде. Ә, тормыш иптәше мәдәният институтын тәмамлап кайткач китапханәче булып эшли, авыл советына сәркатип кирәк булгач, икеләнмичә Илсөяр апаны тәгьдим итәләр. Озак еллар шунда эшләп лаеклы ялга китә. Бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Инде балаларының да үз тормышлары. Бүгенге көндә Садиковлар гаиләсе , авылыбызда үрнәк гаилә булып,
матур гына, тыныч тигез тормышта яшиләр. Ялларга балаларын 5 оныкларын көтеп торалар.