«Безнең киштәләрдә яңа китаплар»
Китапханәдәге яңа китаплар - китапханәчеләр һәм укучылар өчен һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Бу юлы Үзәк район китапханәсенең китап киштәләре татар һәм рус телләрендә татар язучыларының китаплары белән тулыландырылды һәм алар “Безнең киштәдә яңа китаплар” дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Бу китаплар төрле жанрларда - заманча детективлар, мавыктыргыч маҗаралар, тормыш, мәхәббәт һәм кеше мөнәсәбәтләре турында романнар. Яңа ел каникуллары якынлаша. Без татар прозасын яратучыларны үзебезнең китап күргәзмәсендәге китаплар белән танышып, күңелләренә хуш килерлек матур әдәбият дөньясына чакырабыз. Озын Яңа ел ялында матур әдәбият битләрендәге тормышчан вакыйгалар, мавыктыргыч маҗаралар, мәхәббәт хисләре сезнең күңелегезгә хуш килеп, матур хисләр калдырыр.
Новые книги в библиотеке – это всегда радостное событие для библиотекарей и читателей. На этот раз книжные полки Центральной районной библиотеки пополнились книгами татарских писателей на русском и татарском языках и представлены они на книжной выставке «Безнең киштәләрдә яңа китаплар» («Знакомьтесь, новые книги»). Это книги разных жанров - современные детективы, захватывающие приключения, романы о жизни, любви и человеческих взаимоотношениях.
Приближаются долгие новогодние каникулы. Мы приглашаем любителей татарской прозы посетить нашу книжную выставку и окунуться в увлекательный мир чтения. Здесь каждому найдется что-то по душе.