Центральная районная библиотека

«Тарихыңны онытсаң – киләчәгең юк» («Нет будущего без прошлого»).

Флюс  Латыфи родился 3 июня 1943 года в селе Муслюмово Муслюмовского района Татарской АССР.

 Флюс Латыфи (Латыпов Флюс Фатыхович) хорошо известный в Татарстане писатель и публицист, заслуженный работник культуры. Латыфи первым среди татарских писателей обратил внимание на устное народное творчество румынских татар, переложил на современный язык исторический эпос «Чура – батыр». Некоторые его повести написаны в историческом, научно-фантастическом жанре. Много книг посвящены молодежи.

     К 80-летию со дня рождения писателя Латыфи Ф.Ф. Центральная районная библиотека предлагает книжную выставку «Тарихыңны онытсаң – киләчәгең юк» («Нет будущего без прошлого»). Выставка познакомит читателей с жизнью писателя и его творчеством. Произведения Ф. Латыфи будут интересны читателям, которые увлекаются историей своей Родины.

 

    Флус Латыйфи (Латыйпов Флүс Фатыйх улы) Татарстанның күренекле язучысы, атказанган мәдәният хезмәткәре.

2 июньдә аңа 80 яшь тула. Язучының юбилеена Үзәк район китапханәсе үзенең укучыларына “Тарихыңны онытсаң - киләчәгең юк” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

Флюс Латыйфи татар телендә ике дистә китап авторы.

Язучының кайбер әсәрләре рус һәм төрек телләренә тәрҗемә ителгән. Ул язган әсәрләрне татар әдәбиятында яңа бер күренеш дип атарга мөмкин. Алар укучыны маҗаралы сюжет белән генә түгел, чынбарлык һәм хыял турында, хәзерге һәм ерак үткәннең бәйләнеше турында фәлсәфи уйлар белән дә җәлеп итә. Аның әсәрләре кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы проблемаларына кагыла һәм бай әдәби тел белән язылган. Латыйфи, татар язучылары арасында беренче булып, румын татарларының халык авыз иҗатына игътибар итә, «Чура батыр» тарихи эпосын заманча телгә күчерә. Аның кайбер повестьлары тарихи, фәнни-фантастик жанрында язылган. Бик күп китаплары  яшьләргә багышланган.