«Забавы у русской печки – бабушкина каша» - " Мич янында уеннар"
В рамках Года народного искусства и нематериального культурного наследия, а также в рамках Всероссийского проекта «Культура для школьника», 8 января 2022 г. на базе Макуловского сельского Дома культуры прошла фольклорно-игровая программа с приглашением семей «Забавы у русской печки – бабушкина каша», которую организовали сотрудники Макуловских библиотек – М.В Хисамова и Н.А. Першина и Дома культуры – О.Н. Родионова и Н.А.Махнина.
В гости к себе в горницу гостей ждала хозяйка праздника. Всех приветствуя, она начала свой рассказ, поведав ребятам и их родителям о традиционно–бытовой культуре русского народа, о традициях, связанных с русской печкой. О домашней утвари.
Многие дети впервые увидели ухват, чугун, узнали для чего предназначались полати, значение выражения «топить печь по- черному» и многое другое о печи. С предназначением этих и других предметов крестьянского старинного быта и краткими историями из возникновения, участников мероприятия познакомили библиотекари. Ребята наперебой вспоминали русские народные сказки, в которых упоминается печка, с азартом отвечали на вопросы, с удовольствием отгадывали загадки, которые оказались в хитром чугуне. Лихо читали скороговорки.
Далее хозяйка горницы познакомила участников мероприятия с незаслуженно забытыми народными играми и забавами. Все вместе под веселые наигрыши баяниста Евгения Алексеева поиграли в такие игры как: «Забава с валенками», «Ремешок», «Ручеек», «Я -- веселая ткачиха», «Суп варить», все вместе спели песенку «В лесу родилась елочка» и другие.
За участие в играх дети получили сладкие призы. В завершении организаторы праздника пригласили всех ребят к столу и угостили гречневой кашей.
К мероприятию была оформлена зона с русской печью, где были представлены предметы старинного быта из музеев народного быта Макуловских библиотек.
Русия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан, шулай ук “Укучы балалар мәдәнияты” Бөтенроссия проекты кысаларында, 2022 нче елның 8 нче гыйнварында Макыл авылы мәдәният йорты базасында «Мич янында уеннар» дип исемләнгән фольклор – уен программасы булып узды.
Кунакларны үз янына кунакка Бәйрәм хуҗабикәсе көтте. Ул балаларга һәм аларның ата–аналарына рус халкының традицион-көнкүреш мәдәнияте, рус миче белән бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләде. Мичнең гаҗәеп файдалы, серле яклары белән таныштырды.
Хәзерге замана балалары беренче тапкыр мич яны эш кораллары - ухват, ипи көрәге, чуенны күрделәр, алар белән ничек эш итәргә икәненә төшенделәр, мичләрең төрлелегенә игътибар иттеләр. Мич турында күп кенә башка яңа нәрсәләр белделәр. Әлеге һәм башка крестьян көнкүрешендә киң кулланылган эш кораллары һәм аларның барлыкка килү тарихы белән китапханәчеләр таныштырды. Балалар кайсы әкиятләрдә мич искә алынуын әйтеп үттеләр, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавапны бергәләп эзләделәр, тел бизәүче тизәйткечләр әйтеп очрашуны тагы да баеттылар.
Аннан соң кичәне алып баручылар тамашачыларны онытылып кулланыштан чыгып барган халык уеннары белән таныштырдылар. Күмәк уеннар барча катнашучыларның күңеленә хуш килде, Евгений Алексеевның гармун көенә олысы –кечесе рәхәтләнеп уйнадылар.
Балалар уеннарда катнашкан өчен татлы призлар алды. Соңыннан бәйрәмне оештыручылар барлык балаларны да өстәл янына чакырып, аларны тәмле һәм хуш исле ботка белән сыйладылар.
Бу чарага зал бик матур итеп бизәлде, нәкъ элеккечә өй эче сандык, эрләү җайланмалары, сөлге, һәм башка Макыл китапханәләренең халык көнкүреше музей почмакларында сакланган борынгы көнкүреш әйберләре белән дә баетылды.
Очрашу мирасыбызның матурлыгын, байлыгын күрсәтте.