"Для Вас, любимые", посвященном Международному женскому дню 8 марта, который проходил на базе Янга-Юльского сельского клуба.
7 марта заведующая Вахитовской сельской библиотеки Салимуллина Сания Лутфулловна приняла участие на праздничном мероприятии "Для Вас, любимые", посвященном Международному женскому дню 8 марта, который проходил на базе Янга-Юльского сельского клуба. Библиотекарь поздравила присутствующих гостей мероприятия с наступающим праздником весны, рассказала об истории возникновения Международного женского дня. Все дружно участвовали в весёлых конкурсах и викторинах. В атмосфере весны, поэзии и радости гости праздника читали стихотворения о матери, о женщине, пели, поздравляли друг друга. Прозвучали теплые слова в адрес прекрасной половины человечества. В исполнении библиотекаря прозвучали поэтические строки татарских и русских поэтов –Р.Миннуллина, Ф.Яруллина ,Сергея Есенина, Анны Ахматовой,и других. Также для присутствующих была представлена книжная выставка «Тормыш яме хатын – кыз».
Мероприятие прошло в веселой, дружеской обстановке у всех было праздничное весеннее настроение.
7 март көнне Вахитов авыл китапханәсе мөдире Салимуллина Сания Лотфулла кызы Яңа -Юл авыл клубында, 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Сезнең өчен, яратканнарыбыз"- дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнашты. Китапханәче кунакларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлады, Халыкара хатын-кызлар көне тарихы турында сөйләде. Барысы да күңелле конкурсларда һәм викториналарда бердәм катнаштылар. Яз, шигърият һәм шатлык атмосферасында бәйрәм кунаклары әниләр, хатын-кыз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, бер-берсен котладылар. Гүзәл затлар адресына җылы сүзләр яңгырады. Китапханәче башкаруында татар һәм рус шагыйрьләре –Р.Миңнуллин, Ф. Яруллин ,Сергей Есенин, Анна Ахматова һ. б. шигырьләре яңгырады. Шулай ук катнашучылар өчен «Тормыш яме хатын – кыз " дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Чара күңелле, дустанә шартларда узды.