Мәңгелек хәтер
16 нчы майда «Мәңгелек хәтер” исеме астында Суслонгер хәзерлек лагеренда авыр хәлдә яшәгән солдат якташларыбызга багышланган митинг узды. Район ветераннар оешмасы җитәкчелегендә узган бу чарада район башкарма комитеты урынбасары Камалетдинова Г.Ф. , Троицкая Р.С., районның төрле җирлекләрекнән халык җыелды. Макыл авылы җирлегеннән китапханәчеләр Першина Н.А., Хисамова М.В. һәм өлкән буын вәкилләре Бизяева Надежда Анатольевна, Зайцева Любовь Гавриловна, Андрианова Зоя Ивановна барырга теләк белдерделәр. Алар үзләре белән Суслонгер хәзерлек лагеренда булган авылдашларыбызның фотоларын алып “Үлемсез полк”та катнаштылар. Гаязов Мансур Гаязович 3ай була, кайберләре ярты ел, ә аннан соң сугышка киткәннәр. Күпләре мәңгегә калганнар бу җирдә, бу илдә.
Хисамов Фәйзрахман абый 9 май 1942 елда, нәкъ шундый матур яз көнендә анда була, шул турыда аның бүгенге көнгә тикле сакланган хаты раслый. Хат үзенең исән-саулыгын хәбәр итә, күбрәк авыл хәлләрен сорый. Андагы тормышны бер сүз белән дә тасвирламый, әйе бу катгый тыелган да.
Бу җир күз яшьләре тамган урын, үткән баруда үзәк өзгеч шомлы тынлык иде, бу ел кошлар сайрый, табигать әкерен генә уяна. Җир ана хәтерли барында. Тыныч йоклагыз, якташлар!
Еллар тыныч булсын, кешеләр мәрхәмәтле булыгыз, - ди күңел.