Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Милләтемнең сүнмәс йолдызы"

Татар Макылы китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн уңаеннан  ”Милләтемнең сүнмәс йолдызы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын яктырткан китаплар урын алган. Шунда ук балалар иҗатына да игътибар ителгән. Анда балалар өчен язылган китаплар белән бергә яшьтәшләренең рәсемнәре белән дә таныша алалар.  Тукай халкыбыз өчен бәхасез эз калдырган бөек шәхес.