Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Мин яратам сине, Татарстан!

Татар Макылы авыл китапханәсендә   Татарстан җөмһүриятенең төп законнар тупламасы Конституция көне уңаеннан «Мин яратам сине, Татарстан»  исемле рәсемле китап күргәзмәсе оештырылды. Конституциянең язылу этапларын, тарихы һәм андагы законнар белән танышу өчен балаларга тарихи чара үткәрелде. Алар кешенең хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар, хөкүмәт символлары турында сөйләделәр.