Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Туган ягым"

Макыл авылы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бердәм мәдәни дәрес” үтте. Дәрестә авыл һәм мәктәп китапханәчеләре укучыларга һәм аларның әти-әниләренә мәдәни көндәлекнең тәрбияви максаты турында сөйләделәр, яшь буынны туган җирне яратырга аның тарихын өйрәнергә өндәделәр. Шунда ук мәдәни көндәлекне тутыру тәртибен аңлаттылар.  Бу көнне алтмыш балага мәдәни көндәлек тапшырылды.