"Өлкән буын вәкилләренә киңәш"
Макыл авылы китапханәчеләре авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән аралашып торалар. Менә олы яшьтәге кешеләргә багышланган ункөнлек алдыннан очрашып очраклы кешеләрне өйгә кертмәскә, документларны бирмәскә, төрле язуларга кул куймаска өндәделәр. Мондый әңгәмә уздырырга “Россия полициясе сезнең исегезгә төшерә” дигән китапчык зур ярдәм итте. Анда төрле күңелсезлеккә китергән очраклар турында әсбаплап аңлаешлы итеп язылган.
Саклык бервакытта да артык булмый. Сак булыйк, җәмәгать, үзебез тапкан малның үзебез рәхәтен күрик, диде китапханәчеләр өлкәннәргә. Һәр кешегә ышану хәзер бәлагә дә китерергә мөмкин.