"Солженицынны укыйбыз"
Россия Президенты Владимир Путин рус язучысы А.И.Солженицынның тууына 100 ел тулуны зурлап билгеләп итү турында указны имзалаган иде. Менә бүген аның туган көненә күпкә алдан китапханәләрдә күмәк төстә төрле чаралар оештырыла башлады. Макыл авылы китапханәчеләре авылның җиденче сыйныфта укучыларына язучының тормышы , иҗат юлы турында бай мәгълүмат бирделәр. Китапханәдәге Александр Исаевич әсәрләреннән күргәзмә оештырып, ул китапларга күзәтү ясадылар. Бигрәктә мәктәп программасы буенча кирәкле әсәрләргә басым ясап, кыскача эчтәлеге белән таныштырдылар.