"Мин тормышка гашыйк"
Быел татар халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 еллык юбилее уңаеннан "Мин тормышка гашыйк" исеме астында республика яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан конкурс игълан ителде. Бу уңайдан Татар Макылы китапханәсендә шул исемдә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдәге китаплар, газета-журналлар белән конкурска катнашучы яшүсмерләр һәм язучының әсәрләрен яратып укучылар таныштылар. Күргәзмә ай буе яңа материаллар тулыландырылып, яңартылып торды