“Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясында”
Габдулла Тукай туган көне уңаеннан Макыл авыл китапханәчеләре балалар бакчасында “Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясында” исеме астында әдәби чара узырдылар. Китапханәчеләр шагыйрьнең әкият һәм шигырьләрен укып, авторның ни әйтергә телэгәнен балаларга аңлаттылар, аларның фикерләрен тыңладылар. Әкият геройларын танып-белүгә караган сораулар бирделәр, балалар исә үз чиратларында җавапларны төгәл һәм дөрес бирергә тырыштылар. Аннан шигырьләр тыңладылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар, Тукай иҗаты буенча узган эшләнмәләр конкурсы турында презентация карадылар. Шагыйрьнең туган көне нәниләр күңелендә зур бәйрәм төсендә узды.