Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Дөнья буйлап сәяхәт"

21 нче апрель көнне авыл китапханәчеләре  “Китапханәдә кичке эңгер” акциясе кысаларында Макыл урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен “Табигать  дөньясына  сәяхәт”  исеме астында экологик чара үткәрделәр. Анда табигатьнең матурлыгына сокланып, шагыйрьләребезнең  шигырьләрен укыдылар, табышмаклар әйтештеләр.         Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына кешеләр китергән яхшылык, бетүгә йөз тоткан төрләрне саклау,   кешеләр тарафыннан табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү турында әңгәмә кордылар. Шул ук вакытта зур –зур заводларның һаваны, сулыкларны пычратуы аяныч хәлләр китереп чыгаруын эйтеп үттеләр. Бу кичне балаларга табигать темасын яктырткан “Салават куперенэ сэяхэт” исемле тирән эчтәлекле китап һәм журналлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.