Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Китапханәче хезмәте белән танышу

    17 нче апрельдән 23 нче апрельгә тикле Бөтен Россия буенча  укучы яшусмер балалар  җирле оешмаларда хезмәт итүчеләр белән аралашып, үзләренә киләчәктә кирәкле һөнәрләр белән танышып, өйрәнеп йөриләр. Алтынчы сыйныф укучылары шушы акция кысаларында, Татар Макылы китапханәсенә килеп китапханәче һөнәренең нечкәлекләре белән таныштылар. Китапханәләрнең тарихлары, истәлекле бәйрәмнәре, кызыклы чаралар турында әңгәмә тыңладылар. Китапханәчеләр хәзерли торган уку йортлары турында белешмәләр алдылар.