“Һәр һөнәр - иясенә дан һәм мактау китерә”
Язгы каникул көннәрендә Татар Макылы китапханәсендә укучы балалар өчен “Һәр һөнәр - иясенә дан һәм мактау китерә” исемле дөньяга таралган һөнәрләр турында мәгълүматлар бирү буенча чара оештырылды. Чарада, презентация ярдәмендә төрле яшьтәге балалар дөнья базарында кулланышта булган һөнәрләр белән таныштылар. Һәр һөнәрнең үз матурлыгы, яме, кирәклеге турында файдалы мәгълүматлар алдылар. Китапханәчеләр вакытлы матбугат битләренә күзәтү ясап, яңадан яңа һөнәрләр барлыкка килүен, ә кайберләренең кирәксезгә әйләнә баруы турында сөйләделәр, кешегә күп һөнәрләрнең серләренә ирешергә, укырга, өйрәнергә, тормышта югалып калмаска кирәклеге турында киңәшләр бирделэр, фикер алыштылар.
Һөнәр сайлау – кеше тормышында җаваплы адым икәнен һәр балага аңлатырга тырыштылар, мисаллар китерделәр.