Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Су- яшәү чыганагы"

Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында Татар Макылы авыл китапханәсе мөдире икенче сыйныф укучылары белән "Су яшәү чыганагы" исемле танып белү сәгате үткәрде. Суны саклау, чиста тоту, юкка әрәм итмәү өчен безгә ни эшләргә кирәклеге турында сүз алып барды. Дөньядагы барлык су запасының бары бер проценты гына эчәргә яраклы булуы балаларны уйланырга мәҗбүр итте. Алтын байлык дип уйласакта, су -  тереклек һәм яшәү өчен иң кирәкле нәрсә икәненә ышандырырлык мисаллар китерелде. Су -боз, пар, сыеклык хэлендэ бердэнбер матдэ, нинди генэ хэлдэ булса да кешелек өчен файда китерә, киң кулланыш таба. Су турында кирәкле һәм кызыклы мәгълүмат бирелде.