Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Киләчәк яшьләр кулында

Макыл авылы китапханәчеләре Хисамова М.В. Першина Н.А.  озак еллар үзләренең китапханәче вазифалары өстенә сайлау участокларында комиссия әгъзалары булып хезмәт итәләр.       Россия Президентын  сайлау алдыннан яшьләр арасында агарту эшләре алып барыла.

 Шул  темага Макыл урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары белән хокук сәгате оештырылды. Яшьләр сайлау яшенә җитеп киләләр, балигъ булу аларга закон алдында җаваплылыкны тою белән,  сайлау хокукы бирэ.  Бу чарада сайлаулар турында кыскача мәгълүмат бирелде, сайлауларның мөһимлеге, аларда катнашуның һәр кеше өчен гражданлык бурычы икәненә басым ясалды. Китапханәчеләр биргән сорауларга хокук нигезләре фәне буенча алган белемнәрен кулланып төгәл һәм дөрес җаваплар бирделәр, кирәкле мәгълүматлар тупладылар.

 Шушы көннәрдә 18 яшен тутырып беренче мәртәбә сайлау хокукына ия булачак иптәшләре Айгөлгә горурлык белән карадылар, аңа бу көннең истәлеге итеп бүләк тапшырылды. . Бу үзенә күрә очрашуга   бәйрәм төсе кертте.