"Терроризм - война против беззащитных" - "Терроризм - ул яклаучысыз гади кешелэрне корбан иту"
Ел саен Россиядә 2004 елның 3 сентябрендә булган Беслан фаҗигасе корбаннары өчен кайгы билгесе итеп билгеләнгән террорчылыкка каршы теләктәшлек көне билгеләп үтелә.
Террорчылык гражданнар тормышына һәм иминлегенә җитди куркыныч тудыра, бу террорчылык актларының куркынычларын киметүгә һәм нәтиҗәләрен минимальләштерүгә юнәлдерелгән чараларны белү һәм куллану зарурлыгына китерә. Гадәттән тыш хәлләргә әзерлек критик шартларда нәтиҗәле җавап бирүнең төп факторы булып тора.
"Экстремизмга-юк!"- айлыгы кысаларында - террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору максатыннан Макыл авылы китапханэчелэре яшүсмерләргә террорчылыкның асылын 2004 нче елда Бесланда булган хәл белән бәйләп аңлаттылар. Куркыныч хәл туган очракта саклану чаралары турында мәгълүмат бирделәр.