Этием турында истәлекләр - Воспоминания об отце
80 дней до дня Победы"- патриотическая акция. 71 - день.
#Победа80лет#Год_Защитника_Отечества_2025, #ВеликаяПобеда80,
#80ДнейДоПобеды, #ПамятьОГероях, #НиктоНеЗабыт, #ДеньПобеды2025,#ВерхнеуслонскаяЦБС#ТатарскоМакуловскаябиблиотека#ВерхнеуслонскийРайон, #ПодвигНарода#ПОБЕДА80РТ#мойотецучастниквойны#әтиемтурындаистәлекләр
Лашман бабай аяк киеме тегүче
Лашман бабайларга (кечкенә чакта мин аларны яратып шулай аера идем - Лашман бабай, Кармыш бабай, дип) кунакка баргач: Бабай , ә нигә синдә бер генә аяк? - дип сорый идем. Ул сабыр гына, мине үз янына утыртып сөйләгәннәре истә калган.
Вәгыйз Талип улы Талиповны 1942 елда сугышка алалар. Хәрби әзерлек узганнан соң, 17 яшьлек егет укчылар полкына минометчы итеп җибәрелә. Смоленск янында яшь солдат тәүге сугышчан бүләгенә "Батырлык өчен" медаленә лаек була.
1943 елның язында Волхов юнәлешендәге каты бәрелешләр вакытында аңа 18 яшь. Ул анда - отделение командиры. Шунда Вәгыйзне комсомолга да алалар. Шул ук елда Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәрен азат итүдә батырлыклар күрсәтә бабам һәм "Дан" ордены белән бүләкләнә, бер айдан соң күкрәген беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены бизи.
1944 елның 8 ноябрендәге бәрелешләрне сөйли башлагач, фронтовикның күзләре яшь белән тула иде:
- Латвияне азат итү өчен барган сугышта снаряд шартлап, миномет расчеты тулысынча диярлек сафтан чыккач, миңа бер иптәшем белән немецларга нык каршы торырга туры килде. Иптәшем үлде, ә минем аякларны снаряд кыйпылчыклары чәрдәкләде. Госпитальдә гангрена башланды һәм бер аякны кистеләр. Метава шәһәре тирәсендә (хәзер Тарту) яшьлегемнең иң матур мизгелләре, исәнлегем Ватанны саклау бурычын үтәгәндә калды...
Иленә тугрылыклы совет солдаты, күкрәге тулы орден-медалләр тагып, бер исән аякта 1946 елда туган авылы - Лашманга кайта.
Сугыштан соң бабам башта колхозда хисапы була. Соңрак Казан шәһәрендә аяк киемнәре тегүче һөнәрен үзләштереп кайткач, КБО - халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасының филиалында эшли башлый. Авыл халкы ул теккән аяк киемнәренең ипле, җиңел, чыдам булуы турында озак еллар сагынып сөйләделәр.
Бабай Миннур әби белән җиде бала табып үстергәннәр. Балалары да әти-әниләрендәге күркәм сыйфатларны үзләрендә булдырдылар. Аларның һәрберсенең дә характерларында солдат ныклыгы, әтиләренең холкы сизелә. (Фәридә или Фирүзә Юнысовалар язмасы)