Әтием истәлекләре арасында Җиңү көне уңаеннан әтинең чыгышыннан өзек.
80 дней до дня Победы"- патриотическая акция. 72 - день.
#Победа80лет #Год_Защитника_Отечества_2025, #ВеликаяПобеда80,
#80ДнейДоПобеды, #ПамятьОГероях, #НиктоНеЗабыт, #ДеньПобеды2025,#ВерхнеуслонскаяЦБС #ТатарскоМакуловскаябиблиотека #ВерхнеуслонскийРайон, #ПодвигНарода #ПОБЕДА80РТ #мойотецучастниквойны #әтиемистәлекләре
Әтием истәлекләре арасында Җиңү көне уңаеннан әтинең чыгышыннан өзек.
Сугыш газапларын үткән кешенең 48 ел элек яшь буынга әйтәсе сүзе.
Сугыш кырларында аталарыбыз, абыйларыбыз һәм апаларыбыз, яшь егетләребез батырлык күрсәтсә, тылда эшчеләр, завод фабрикаларны туктатмыйча бөтенесен фронт өчен эшләттеләр. Безнең колхозыбызның да бабайлары, әбиләре, апалары һәм яшүсмерләр ихтияри рәвештә көнне төнгә ялгап фронтка булыштылар. Фронт өчен заем, өс-баш киемнәре һәм бәрәңге киптереп , төрле продуктлар җибәрделәр.Фронт файдасына , ил файдасына үзләренең фикакарь хезмәтләрен куйган барлык тыл хезмәткәрләренә кат-кат рәхмәт әйтәсе килә. Колхоз кырларында кечкенә арба тартып урак урган, сабыйлар үстергән киленнәргә, апаларга рәхмәт. Алар бүген лаеклы ялда дип искә ала әти, ну аларның күркәм эшләре онтылмас, - ди.
Бүгенге көннең җыерчыклы битле, сөялле куллы әбиләребез, бабайларыбыз бүгенге матур көнле тормышны төзүчеләр.
Бөек Җиңүнең 32 еллыгы бәйрәмен барлык совет халкы матур үткәрсен. Яшьләребез, ил алдында халык алдында мактауга лаеклы совет кешеләре булып үсегез. Ата-бабаларыбызның матур традицияләрен саклагыз. Укуда да, хезмәттә дә алда булыгыз. Кирәксезгә күз яшьләре таммасын, йөрәк сыкрамасын, бөтен дөньяда тынычлык булсын.
Колхозыбызның язгы чәчү эшендә катнашучыларга, башка тармакларда хезмәт куючыларга матур таза исэнлек телибез.
Тыныч матур тормышлар насыйб булсын.
... Гомер буена төгәллекне, гаделлекне сөеп, вакытның һәр мизгелен файдалы үткәреп, безне эшкә өйрәтеп яшәде. Аның кебек сабыр, мәрхәмәтле, гадел булу бик сирәк кешегә насыйбтыр. 59 ел бер аякта җиде бала тәрбияләп үстерде.
Искә алуларыбыз, әтиләребезгә дога булып, безнең аларга рәхмәтебез булып барсын, амин.