XXXl нче дөньякүләм әдәби марафон 13 көн
Фәрит әнисенең казан кадәрле өр-яңа кәстрүлен алып килгән. Иллә дә шәп булды. Тутырабыз гына шунда балыкларны. Ярда безне күзәтеп торган бәләкәй Кәримне капчыкка кайтарып җибәрдек. Балык тота торгач, вакытның узганын да сизми калганбыз. Ярга чыгып, балыкларны чирәмгә таратып бүләргә керештек. Бәхәсләшә-бәхәсләшә бүлеп ятканда , якында гына:
- Безне дә, зинһар, өлешсез калдырмагыз инде, - дигән тавышка күтәрелеп карасак, ни әйтергә белми катып калдык. Каршыбызда укытучы апа белән Рәшитне җитәкләп әни басып тора иде...
Безнең бу шөгылебез ни белән беткәнен сөйләп тормыйм. Анысын үзегез дә төшенгәнсездер инде.
Бары шуны гына әйтә алам: ул вакыйганы искә төшерсәм, әле дә арт ягым әрнеп куя.
Кычытканы бигрәк зәһәр булды шул аның.