Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Ирек Диндаров .Яхшылык бәласы.

- Безнең Галий очень дружно кадзя белян...
Класс шигырьнең беренче юлларын ишетүгә телсез калды. Бүлмәдә хәтта чебен очканны ишетерлек тынлык урнашты.
Мин, ашыгып , авызымны капладым, партага сеңә төштем.
- Мона кадзя смотрит ита таразадан...
Укучылар, көләргәме-көлмәскәме белмичә, авызларын ачып, укытучыга карадылар. Ә укытучы апа, берни булмаган кебек басып тора бирде.
Руслан аның саен канатлана-канатлана тезде:
- Галий аны угощает печан билан,
Кадзя, спасибо, говорит, сакалын качает.