Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Ирек Диндаров Чәнечкеле китап

- Әбләев, сиңа аерым күрсәтмә кирәкме әллә? Ал китабыңны! Эшли башла! - диде.
Мин, сихерләнгән кеше сыман, ни эшләгәнемне белештермичә, кулларымны портфелемә тыктым. Шулвакыт бармакларым чәнечкеле әйбергә кадалды. Авыртуга түзә алмыйча, сөрән салып кычкырып җибәрдем.Сикереп торып, бармакларыма өрергә керештем. Мондый авыртуны беркайчан да сизгәнем юк иде әле.
Барысы да, хәйран калып, миңа төбәлделәр. Укытучы апа, гаҗәпләнеп, урыныннан күтәрелде.
- Әбляев, сиңа ни булды?
Мин ни әйтергә белми бармакларымны сыйпадым.
- Бу ни... ничек әле... оныттым, кадала торган... кадак, - дилем, бармагымны суырып. Укытучы апа мине такта янына чакырды.