Язучылар белән очрашу
Очрашулар, очрашулар...
Сине күрергә, сиңа нинди дә булса хәбәр китерергә, сине шатландырырга, куандырырга җай килеп - очрашулар туа. Бу очрашуны һәр ике якта бик теләп көтте. Раил Мәүлетович "Авылым гүзәллеге" проектында катнашкан бер укучысын күрергә килсә, укучы чын язучылар, журналистларны үзенең авылдашларына - китап сөючеләренә күрсәтергә теләде. Нинди күркәм очрашу, Раил Мәүлетовичның сабырлыгына, осталыгына карап сокландык, ярты сәгать вакытның бер минуты да бушка узмады. Лилия Гәрәева Макылларны әсир итте, бер генә үтмәгән икән авыл читеннән. Рәхимә Арсланова әйтәсе сүзләрен, фикерләрен шигырь юлларына салып барыбызны да таң калдырды. Аларның мөлаем йөзләрен кабат күрәсебез килеп аерылыштык.
Безгә куаныч, шатлык матур аралашу бүләк иткәннәре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәм. Мәктәп директоры Николай Владимировичка да зур рәхмәт. Чакыруга килеп тә җитте.
...Кичә китапханәдә Рәхимә Арсланованың үзен күрдек, үзе белән таныштык. Гадәттә язучылар белән очрашуларда катнашыр өчен Казанга барып килә идек. Әлфия абыстай әйтмешли, сиңа насыйб нәрсә сиңа була. Бүген мин моңа тагы ышандым, чынлап та шулай икән, балалар язучысы ягымлы Рәхимә Арсланова китапханәнең олы кунагы булды. Үзе белән матур китаплар алып килде.
Арабызда дуслык җепләре бәйләнде. Көн матур кояшлы нәкъ безнең күңелләр төсле.
Дустым, әйдә, бергә атлыйк,
Уң булсын юлларыбыз.
Юллар гына түгел, безнең
Бер булсын уйларыбыз.
Дуслар белән дөнья ямьле,
Дуслар булганда рәхәт.
Дуслар белән бик күңелле
Булыр безнең сәяхәт.
Кояш та, күр, күктән карап
Сибә шаян нурларын.
Яктырта ул киләчәккә
Без барасы юлларны.
Бир кулыңны, бергә атлыйк,
Киләчәккә юл алыйк.
Күңелләрдән - күңелләргә
Дуслык күпере салыйк.