Рәхимә Арсланова Әбием сандыгы
#РахимәАрсланова # #Әбиемсандыгы
Әбием сандыгы
Өебезнең почмагында
күптән тора бер сандык.
- Эчендә ниләр бар? - диеп,
Әбиемнән сорадык.
Әбием елмаеп кына
Сандык янына килде,
Анда булган әйберләрнең
Серләрен сөйләп бирде.