Рәхимә Арсланова Сүзләр
Сүзләр
Ягымлы сүзләр була,
Ялкынлы сүзләр була,
Йөрәкләргә майдай йомшак,
Ятышлы сүзләр була.
Чеметкеч сүзләр була,
Өшеткеч сүзләр була...
Андый сүзләрдән күзләргә
Мөлдерәп яшьләр тула.
Үтемле сүзләр була,
Күңелле сүзлэр була.
Күңелгә якын сүзләрдән
Йөзләргэ нурлар куна.
Шул нурлардан яктырып,
Балкып яналар күзләр.
Бар дөньяны җылыта
Ягымлы, яхшы сүзләр.