Рәхимә Арсланова Анам теле
Анам теле.
Телсез, дип үртәмәгез,
Телсез, диеп көлмәгез!
Телем бар - анм теле,
Телем бар - татар теле,
Минем телгә тимәгез!
Дус-туганнар белән дә
Сөйләшәбез татарча.
Үз телен яратканнар
Булдыралмый башкача.
Татар теле - Тукай теле,
Халкымның сулмас гөле.
Туган илемнең күгендә,
Туган җиремнең күгендә
Ягырасын анам теле!