Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Рәхимә Арсланова Татар теле.

Татар теле
Татар телендә сөйләшәм,
Мин бит татар баласы!
Киләчәккә туган телне
Миңа алып барасы.
Татар телендә уйлыйм мин,
Җырлыйм татар телендә.
Әти-әни татар булгач,
Татар бит мин үземдә.
Татарстан - Ватаным ул,
Башкаласы бит Казан.
Тирә-юньгә нур-ямь өстәп
Агылы моңлы азан.
Татар бит мин, татар каны
Ага тамырларымда.
Бабамнардан калган мирас -
Татар теле җанымда.

 

#ЙолдызШарапова
Китапханәгә кергән җил
Ачык тәрәзә аша.
Газет-журналлар укыган,
Битләрен ача-ача.
Ул хәзер галим җил инде,
Түгел хәзер гади җил.
Күп беласең килсә, син дә
Китапханәбезгә кил.