Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Тукайга ияреп, авыл турында.

 

XXXl нче дөньякүләм #әдәбимарафон Унынчы көн
#ӘдәбиМарафон2025
#ТатнетныҮстерүФонды
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны #ТатарМакылыавылы
#ГабдуллаТукай
***
Тау астына салынган бит безнең авыл,
Шундый матур һәм дә ямьле безнең Макыл.
Сөлчәсе һәм табигате белән - ул бай
Күле, чишмәләре, тауы, урыны кулай.
Үткән- сүткән күрә безнең зур авылны,
Төзек йортлар, бай тормышлы - мул авылны.
Яши монда татары да , рус халкы да
Иңне куеп иңгә, аллага шокер, тыныч кына.
Бу авылда ни генә юк- барсы да бар:
Комплексы да, заводы да, мәктәбе дә...
Шифаханә, даруханә, кибетләре,
Ачык аның һәркем өчен ишекләре.
Фермасы бар - бозаулары, сыерлары,
Кемдә куян, кемдә каз - кемдә тавык...
Һәр хуҗалык гаҗәп матур һәм дә бай.
Эчләренә кереп кара бул син кунак.
Каршы ала һәркем сине бик куанып,
Ярдәм итә, кунак итә бик шәп итеп,
Бик сагынып син сөйләрсең, искә алып,
Макылда мин булган идем,
шәп дип халык.