Рәниф Шәрипов. Хыяллар
Ак хыяллар, ак бәхетләр…
Акылдан яздым инде.
Ак күңелгә кара белән
Язмышым яздым инде.
Эх сынап та карады соң
Чамалы түземлекне –
Аз да түгел, күп тә түгел,
Бердәнбер үземнеке.
Сукыр булды сөюләрем,
Адым саен ялгыштым,
Адым саен күрә торып,
Ялгышканга сабыштым.
Кабындым,
яндым,
абындым,
Эзләдем,
көттем инде.
Түзмәдем,
эчтем хыянәт,
Югалдым,
беттем инде. 1983.