Ерак китмә. Раниф Шәрипов
XXXl нче дөньякүләм #әдәбимарафон Сигезенче көн
#ӘдәбиМарафон2025
#ТатнетныҮстерүФонды
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны
#РәнифШәрипов
Китмә ерак! Артка таба
Бер борылып карамый.
Калдыр, зинһар, ахыр чиктә,
Кул сузарлык араны.
Тукта! Кара! Адашасың!
Алда-артта караңгы.
Узып китмә, һич югында,
Күз күрерлек араны.
Кара! Тыңла! Дәшмиләрме,
Тибрәтеп тын һаваны?
Узып китмә, кирәк сүзне
Ишетерлек араны.
Барыбер бер туктыйсы бит
Ямар өчен яраны.
Узып булмас вакыт җитәр,
Чиксез ерак араны.
Бер югалгач, югала юл,
Араларга карамый
Югалтмагыз! Югалтмагыз,
Кул җитәрлек араны...