Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Гади генә бер авылда үскән гади генә гаилә баласы.

XXXl нче дөньякүләм #әдәбимарафон Алтынчы көн
//ВатанымТатарстан.-№26.-7.03.2024.-19б.
#ӘдәбиМарафон2025
#ТатнетныҮстерүФонды
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны
#ГөлназХайруллина

 

***
Гади генә бер авылда үскән
Гади генә гаилә баласы без.
Туганда ук язып куелгандыр
Гади генә юлдан барасыбыз.

 

Ул гадилек - каныбызда безнең,
Җаныбызда яши гомер буе.
Буй җитмәслек тәхетләрдә түгел,
Гади бәхеттә ул күңел уе.

 

Тәхеттәгеләрнең гамәленнән
Мең изгедер, бәлки, эшебез.
Алтын сипкән сукмаклардан мең кат
Яктырактыр, әле эзебез.

 

Кирәк түгел дөнья байлыклары -
Алар бар да бездән
каласы бит.
Әллә кемнәр булып масаймыйбыз ,
Без - гап-гади авыл баласы бит.
Без - гап-гади авыл баласы бит!