"Соңламасак иде.
XXXl нче дөньякүләм #әдәбимарафон Бишенче көн
//ВатанымТатарстан.-№26.-7.03.2024.-19б.
#ӘдәбиМарафон2025
#ТатнетныҮстерүФонды
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#66нчыәдәбитөркем
#ЮгарыОсланрайоны
#ГөлназХайруллина
Соңламасак иде...
Туган нигез көтә әле, шөкер,
Уты яна, ачык капкасы.
Тормыш мәшәкатен читкә куеп
Соңламыйча бары кайтасы.
Азмы әллә вакыт чоңгылында
Адашканнар - соңга калганнар,
Үлән баскан капка төпләрендә
Үкси-үкси яшен койганар?...
Әти-әни исән әле, шөкер,
Карашлары - безнең тарафта.
Күпме сагыну, күпме өмет сыйган
Безгә баккан шушы карашка.
Азмы әллә, дөнья куа-куа,
Бәхиллектән мәхрүм калганнар,
Кабер өсләрендә гафу сорап,
Үкенечтән әрнеп янганнар?...
Соңламасак иде бер күрешеп,
Күңелдәге сүзне әйтергә.
Әти-әни көткән нигезләргә
Насыйп булсын ешрак кайтырга.