XXXl нче дөньякүләм әдәби марафон 2 көн. Бүген яшә икән.
Бүген яшә икән!
Гомер дигән биек тауга карап
Менгән чакта йөрәк тала икән.
Дәрт булса да, дәрман саекканда,
Тау башында хыял яна икән.
Таулар түбәсендә кылдай хыял
Чыңлап өзелгәндә упкын икән.
Киләчәкне уйлап юл барганда,
Яшәү ямен таты бүген икән!
Хәтирәләр күлен кичкән чакта,
Узган гомер артка дәшә икән.
Томан сарган күлгә керми генә,
Бүген яшә, бүген яшә икән!