Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

XXXl нче дөньякүләм әдәби марафон 1 көн

Ә бүгенге бәйрәмне искә алмау матур булмас дип "Чаян" журналына күз салдым. Ни дисәң дә көлке көне көлкесез үтәргә тиеш түгел.

Журнал битләрендә көлкеле рәсемнәр дә, язмалар да бар. Сез үзегез бәясен куярсыз.
Элек якмаган мунчага әбиләрне озатып куйгалый идек, хәзер бу гамәл көлке түгел. (Чөнки үзем әби)

 

Шомбай болай диде...
Хөрмәтле Чаян! Ничектер бер календарьны ачып караган идем, исем китте - нинди генә бәйрәмнәр юк икән бездә! Бөтен барлы-юклы вакыйгалар да һөнәрләр дә билгеләнгән кебек - дипломаттан алып сантехникка кадәр. Әгәр боларның барысын да билгели башласаң, эшләргә дә вакыт калмый бит... Р.Әхмәтов.

 

- БЕЗДӘ ӨЧ ЧЫН БӘЙРӘМ БАР - ҖИҢҮ КӨНЕ, ЯҢА ЕЛ ҺӘМ МУНЧА КӨНЕ, - диде Шомбай ага, укучыбызның хатын укып чыккач.