"Авылым гүзәллеге" 20 нчы көн
#АвылымГүзәллеге акциясе тәмамланды, күрсәтергә теләгән материал күп , әмма кызыксындыра алмадым. Шулайда авылым гүзәллеге кешеләр турында сөйләми мөмкин түгел, һәр кеше үзе бер китап.
Бүгенге китап битләрендә авылым игезәкләре парады.
Татар Макылында Хисамов Фәсхетдин абыйның ике улы Рафик белән Равкать.
Хайруллина Гөлфия белән Зөлфия Гапдулла абый кызлары.
Набиуллин Рәшит абый белән Әминә апаның уллары.
Зәйдуллиналар, Мухутдиновалар, Седовлар, Андроновлар, Нефедовлар, Зуевалар, Третьяковлар гаиләсендә ике пар игезәк.