Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Авылым гүзәллеге" 19 нчы көн

"Авылым гүзәллеге" 19 нчы көн

Мәдинә апа бу шигырьне кайчан өйрәнгәндер, ничек күңелендә онытмыйча саклагандыр, анысы миңа билгесез, мин горурланып авылдашымның балачакта өйрәнгән шигырен шатланып сезгә тәкъдим итәм. Быел куз тимэсен, февраль башында 91 яшен тутырды, әле Муса Җәлил шигырьләрен дә яттан хәтерләп мине кабат шатландырды.

Безнең Татар Макылы авылы бер урамлы кечкенә авыл, ул серле бер канун буенча инде күп еллар билгеле бер санда йорттан тора, төгәл санны язмыйм, күз тимәсен, ходаем күпсенмәсен, һәр йорттагы авылдашларым бәхетле гомер кичерсен. 1929-1935 нче елдагылар төгәл беләм авылда 4 еллык башлангыч татар мәктәбендэ укыган, анда уку татар телендә булган. Ул ябылган. Аннары Рус Макылындагы башлангыч рус мәктәбендә балалар рус телендә укыганнар, бу 1964 елгы балалар хәтерендә нык сакланган. Бер авыз сүз русча белмәгән бала яше тулу белән мәктәпкә кергән.

Аннан 1979 елда рус ягында мәктәп ачыла, аңа тикле Макыллылар Сәет 8 еллык мәктәбендә укыйлар. Биек тау башында мәктәп урыны гына күренә хәзер. Сәеттәдә укулар рус телендә алып барыла, Татар Мәмәтхуҗасына менеп уку кулай булмагандыр, бигрәктә башлангыч сыйныф балаларын күрше авылга йөртү көн озын хезмәттә кайнаган ата-анага кыенлык тудыргандыр. Авылымда татарча халык үзлегеннән генә өйрәнә, укый, аралаша. Шуңа шигырьләр өйрәнү бары үзлегеннән өйрәнгән кешенең батырлык җимеше. Читтән килүче киленнәр, менә Мәдинә апа кебекләр бүгендә татар телендә әсәрләрне хәтерлиләр, чатнаттырып татарча китаплар укыйлар, элхэмдулиллэх.

 

80 дней до Победы. 32 - день. Час поэзии. Слушайте читателя Татарско-Макуловской библиотеки Хисамову Мамдуду-Мадину Галимзяновну. Автор стиха неизвестно.

#Победа80лет #Год_Защитника_Отечества_2025, #ВеликаяПобеда80,

#80ДнейДоПобеды, #ПамятьОГероях, #НиктоНеЗабыт, #ДеньПобеды2025,#ВерхнеуслонскаяЦБС #ТатарскоМакуловскаябиблиотека #ВерхнеуслонскийРайон,