"Авылым гүзәллеге" 16 нчы көн
Мин Татар Макылы авылында яшим. Авыл Рус Макылы авылына күпер белән тоташып китә. Күпер авылларны берләштереп тә, аерып та тора. Шулай гомер -гомергә ике авыл дус, тату яшәп торалар. Мәктәп уртак булгач һәр кеше күршесен, гомумән авыл кешесен белә. Ә безнең авылның кайдалыгын белмәгәннәргә әйтә алам, ул Татарстанның Югары Ослан районында. Табигате белән бик матур җирдә урнашкан, тау астында, түбәнлектә җәйрәп ята. Шул түбәнлектә булуы белән кышларын температура 4-5 градуска түбәнрәк, Магадандагы кебек, ә җәйләре эссерәк.
Үтеп баручы яңгыр болытыннан бер генә тамчы да яңгыр таммый торган гаҗәеп сихри күренешләре дә бар. Чөнки төн*яктан Зөя, ә көнчыгыштан Идел елгалары бөтен яңгыр болытын үзләренә тарталар. "Яңгыр Зөягә китте, Иделгә китте"- дип еш карап калабыз. Бу очракта җил дә үз юнәлешләрен бирәдер, белмим, әмма элек-электән Идел белән Зөянең көче күз аллана. Кайнатай белеп сөйли иде. Яңгыр бүген яумый дисә, яумый, яуса да озак булмас иде.
Һәркемгә үз авылы матур. Безең авылда һәр ел фасылы бер матур мизгеле белән билгеле.
Яз көне Сөлчә елгасы ярларыннан тулып су ага, кайбер урыннарда ярдан 4 метр күтәрелә, бу мизгел бер-ике көн күзәтелә, вакыт табып ташуны карарга бару ул һәр авыл кешесенең язылмаган закон төсле теләге. Мөмкинлегең булса суның кырга таралганын карарга да рәхәт.
Тау яшәрә, таудагы ярганакларда кар эреп бетмәгән, тау башында шомыртлар чәчәккә бөреләнә. Ул үзенең хуш исен авыл өстенә тарата, кайчак күп исләр арасыннан аерасы килә, су буенда тал бөреләнә. Аннары һәр йортның бизәге кәнәфер чәчәк ата, шуңа урамны тузганакларның якты елмаюлары кушыла. Тузганак кына димәгез алар безнең авылда искиткеч матурлар, язгы тузганак, яз бизәге, такыялар үрергә дә кызганыч, чөнки урам алардан аллеягә, урман аланына әйләнә. Кичләрен су буенда сандугачлар сайрый, мин сандугач тавышын гына аерып әйтә алам, шуңа башка кошлар турында әйтә алмыйм, соңгы елларда матур сары кош ияләште әле, тузганак сарысы төсле. Елга буенда ярда таллар, йөз еллык усаклар, куаклар бу кошларны үзләренә тартып торалар. Ә җылы яктан көтү-көтү кошлар килүе ямь өстенә ямь өсти. Акчарлаклар күлгә, кыр казлары кырга төшәләр, аларның куанычлы тавышы күңелгә рәхәтлек бирә, дустың кайткан төсле, мылтыктан аткан тавышлар ишетелгәнче яратам ул чорны, аннан күңел төшә.( дәвамы иртәгә)
Кыш бетә, шуңа кыш матурлыгын карап ләззәтләник.