Сөлчә. Флера Валеева
Сөлчә .Флера Валиева
Безнең инеш Сөлчә атлы
Язлар җиткәч шашып акты
Болын-кырны бозлы су басты
Ярларынан һәр яз су ташты.
Сөлчә элек тирән сулы булган
Чиста суы аның агып торган.
Казан ханлыгының болгар халкы
Яр буенда тегермәнен корган.
Тау астында ашыгып ага Сөлчә
Ярларында үсә тал-тирәк.
Табигатьтә мондый ямьле инеш
Барын бардыр, әмма бик сирәк.
Яз башында үскән талга кунып,
Матур итеп сайрый сандугач.
Яр буена киләм язлар җиткәч,
Су буйларын өзелеп сагынгач.
Ел артыннан еллар үтте
Суы ташып инде акмас булды.
Еллар узган саен чал Сөлчәнең
Текә яры чүп-чар белән тулды.
Читтә йөргән кеше күпне күрә
Йөрәккәе күпкә өзелә.
Читтән кайтып бер эш кыла алмый
Гомере бит җитә көзенә.
Әйтер иде саклагызчы диеп
Матур табигатен бу якның.
Әйтә алмый, язмыш бит аны
Әллә кайчан этеп озатты.
Әйтәсе юк, һәрбер кеше белә
Матурлык ул бездән башлана.
Өйләр чиста, йортлар төзек
Инеш тә сафланыр, иншаллаһ.
Су хуҗасы гына үчләнмәсен,
Су көче бит яман, түз генә.
Шуңа күмәкләшеп, тәртип ясыйк
Күбәү чыксак куркар күз генә.
Ямьләнер инештә, пакъланыр күңелдә
Күзләрдә оялмас карарга.
Кемнедер көткәнче, чит җирдән
Соңламый, килик бер карарга.