Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Могҗизаларга бай иҗат.

       Рашат Мияссәр улы Низамиев - Рашат Низами 1950 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Олы Мишә авылында (хәзерге Теләче районының Олы Яңавыл) колхозчы гаиләсендә туып үсә. Туган авылында башлангыч, Олы Саурышта сигезьеллык һәм Иске Икшермә авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1967 - 1972 елларда Казан дәүләт университетында югары белем ала. Аннан соң, Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә балалар укыта. 1974 - 1981 елларда газеталарда хәбәрче,  1981 - 1983 елларда балалар журналы "Ялкын" редакциясендә, "Казан утлары"нда эшли.  1997 - 2006 нчы елларда - "Идел" яшьләр журналының баш редакторы була.

      Рашат Низаминың иҗаты кайдан, ничек башланды икән? Бу хакта ул менә нәрсәләр сөйли: "һәр елганың чишмә башы була. Чишмәләр диңгезгә коя. Туган авылымның чишмәләре дә, Мишә елгасы аркылы узып, Каспийга барып җитә...  Ә менә әдәбиятка килүемнең өч сәбәбен күрәм. Минем бабам Низаметдин авылда мулла булган кеше. Бик акыллы, төпле кеше иде дип сөйләгәннәре бүген дә хәтердә әле. Үзем дә бабамны бераз хәтерлим: ул бик җор, тапкыр, шаян кеше иде. Сөйләшкәндә шигырь белән сөйләшергә ярата иде. Әтием дә шигырьләр язгалады. Күрәсең, әдәбиятка тартылуым иң беренче чиратта нәселдән килгәндер. Икенчедән, бу сәләтемне Ходай Тәгалә язмышыма язмаган булса, язучы һәм журналист сукмагыннан китә алмаган булыр идем бәлкем... һәм, ниһаять, өченчесе: әнием озак еллар хат ташучы булып эшләде.

 

Рашат Низаминың балалар өчен язылган "Яралы керпе" шигырен алыйк. Ягымлы, җиңел тел белән язылган. Ә бит шигырь уку эстетик зәвык тәрбияләү ягыннан аеруча әһәмиятле. Шигырьләр балаларның рухи дөньясын баета, табигать күренешләрендәге, кешеләрнең эш - кыланышларындагы гүзәллекне күрергә өйрәтә: поэтик сизгерлекне үстерә, туган телнең нәфислеге һәм аһәңлелеге укучыларны сокландыра һәм шатландыра. Шигырь юлларындагы сүзләр тәртибе грамматикада кабул ителгәнчә түгел, үзенчәлекле, тезмәләрдә - гармония, аһәң. Шигырь тыныш билгеләренә бай: сызык, ике нокта, сорау, өндәү билгеләре. Болар исә шигырь поэтикасын ачу өчен сәнгатьле уку чарасын куллануны таләп итә. Шигырьнең төп мәгънәсе - шәфкатьлелек, мәрхәмәтле табигать, яшәү кадере. Иң әвәл баланы әсәрне зиһенгә алырга әзерлибез. Моның өчен кирәкле җирлек - картина, ягъни сынлы сәнгать әсәре: бай, юмарт табигать фонында керпе титаклап бара. Әсәрнең үзенә ясалган иллюстрация өстендә эшләү. Шулай титаклап барган керпе - табигать җаны. Табигать аңа азыгын, җылысын биргән. Чәчәкләр, агачлар, үләннәр, хайваннар кадерләү, саклауга мохтаҗ.

        Рашат Низаминың әсәрләре тәрбияви яктан бик отышлы һәм алар  төрле җанрда. Проза, шигырь, публицистика, балалар шигырьләре. "Бу бит күңел ихтияҗыннан килеп чыга. Мәсәлән, шигырьдә әйтеп булмаган уй - фикерне прозада әйтеп була. Ә инде прозада әйтеп булмаган фикерләрне шигырьдә җәһәтрәк әйтеп өлгерәсең..." - ди ул бу хакта. Шагыйрь буларак, Низами үзен традицион төзек калыптагы, төгәл рифмалы, интонациясе - аһәне белән лирик яңгырашлы, халыкчак образларга, тормышчан детальләргә, табигать тасвирларына бай, эчтәлеге - мөндәриҗәсе белән дөнья хәлләренә игътибарлы, аларга булган фикер - мөнәсәбәтен үзенә генә хас шигърият чаралары ярдәмендә гәүләндерергә омтылган сизгер, гамьле каләм осталарының берсе итеп танытты. Аның прозасына да шигърилек хас. Хикәяләрендә, "Кызыл кар яугач", "Бозлы миләшләр", "Урман эчләрендә урман", "Шәһәр өсләрендә акчарлак" кебек күләмле әсәрләрендә язучы лирик яңгырашлы тел - стиль белән тормыш сәхнәсендә төрле сынауларга юлыккан каһарманнарының язмышлары мисалында җәмгыятьне, милләтне борчыган күп төрле иҗтимагый, тәрбияви - әхлакый мәсьәләләр турында сүз алып бара, яшь кешенең шәхес буларак формалашу юлында очраган катлаулы, хәефле хадисә - факторларга игътибарны юнәлтә.

Р. Низами публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә дә иҗади активлыгын дәвам иттерә.

Рашат Низамиевка 1992 нче елда Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Ул - 1982 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Рашат Низамиевның әдәби иҗаты турындагы әдипләр фикере.

 

"Безнең буын вәкилләренең дә артка борылып, текәп - текәлеп карар вакытлары җитте: кемнәр килә? Кемнәрнең халкыбызга әйтер нинди сүзләре бар? Алдынгы сафта Рашат Низамиевны күреп, сулыш киңәеп китә. Рашат - оста хикәяче ("Беренче мунча" ны,"Көнбагыш"ны хәтерләгез!). Болар өстенә Рашат үткен, әзерлекле публицист; дөнья агышын, милләт агышын тоя ул һәм илебездәге кискен вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен халкыбызга җиткерә бара. Ниһаять,ул үзенчәлекле шагыйрь. Кайсы гына тармакта Рашат Низамиев исеме күренмәсен, аңа ышанасың, аңа таянасың, аңа өметләнәсең."

                                                                                                                 Аяз Гыйләҗиев

 

Татарстанның халык язучысы "Рашат поэзиядә үзен тапты, әмма аның проза әсәрләре дә шигырьләреннән калышмый, лирик җылылыгы, ягымлыгы белән күңелне кузгата һәм уйландыра. Халкыбызның мөкатдәс улы - композитор Фәрит Яруллин турындагы роман - хрониканың да теле чын татарча: публицистик - фәлсәфи алым, атаклы кешеләр сериясенә ятышлы аһәң биредә дөрес табылган.

                                                                         "Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы

 

"Язучыларның үзенчәлеге шунда ки, алар гадәти кеше игътибар итмәгән төс - бизәкләрне, яшәү нәкышларын алданрак күрү сәләтенә ия. Синең йолдыз яңгырларын яисә кызыл кар яуганны күргәнең бармы? Бу сорауларга җавап табар өчен Рашат Низамиевның "Йолдыз яңгыры", "Кызыл җәй", "Кызыл кар яугач" дигән китапларын укып карарга кирәк. Кыскасы, язучы сүз белән, могҗиза белән тормыш катламнарына үтеп керә һәм безнең өчен дә ачышлар ясый."

                                                                 Тәлгат Галиуллин, академик, әдәби тәнкыйтьче

 

"Рашат Низамиев - ватанпэрвэр әдип. Ул - дәртле, ул - җитез, ул - хисле, ул - уйчан. Аның барлык язмаларында менә шундый сыйфатлары чагыла." Равил Фәйзуллин, Татарстанның Тукай исемендәге бүләк лауреаты "Бар шундый әсәрләр - аларны укыгач та, шул ук мизгелдә кешеләргә ниндидер игелек эшлисе килә башлый, дөньяны яхшы якка үзгәртәсе килү хисе уяна. Рашат Низамиевның язганнары әнә шундый бәрәкәтле уйлар кузгата, яхшы эш - гамәлләргә рухландыра."

                                                                         Салих Маннапов, әдәби тәнкыйтьче

 

"Бераз Зөлфәтчәрәк, ярсу романтик рухта иҗат ителгән әсәрләре белән ул үз - үзен борчулар эчендә яшәүче гамьле шагыйрь итеп танытты."

                                                                                    Газинур Моратов, шагыйрь

 

Рашат Низами бу китапларның күбесен укып чыга. "Алдым каләм кулыма" исемле китап бастырып чыгара.Татар әдәбиятында мондый китап үз төрендә беренчесе булса кирәк.

Әсәрдә авторның шәхесе,биографиясе, характер каршылыклары, җәмгыять белән мөнәсәбәте ничек, ни дәрәҗәдә чагылыш таба? Язучы хезмәте ,әсәрнең туу тарихы , иҗат осталыгы турында уйлануларны яктырткан бу китап әнә шул сорауларга җавап бирә.

Рашат Низаминың тагын бер зур уңышы -"Тормыш трамвае" исемле китабы 2009 нчы елда Һади Такташ премиясенә лаек була. Бу китапка моңа кадәр дөньякүргән шигырьләре белән бергә соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре,"Ике мөҗәһир"дип исемләнгән сәяси поэмасы урын алган.Бу әсәр-егерменче йөз төрки дөньясының ике мәшһүр шәхесенә багышланган,кайчандыр, совет режимыннан качып,Төркиягә китәргә мәҗбүр булган әдип Гаяз Исхакый белән,Төркиядән качып, "хөр тормышлы"совет канаты астына сыенган төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең гыйбрәтле язмышлары фонында гаять тә үткен коллизияле.сәяси- публицистик яңгырашлы эчтәлеккә ия .

Рашат Низаминың киләчәккә нинди планнары бар соң?Ул татар халкының күренекле композиторы Сәлих Сәйдәшев турында роман-хроника яза. Аны бетерүгә А.С.Пушкинның Казанга килүе турында роман язарга планлаштыра.Рашат Низамига зур иҗади уңышлар телим. Аның иҗаты белән якынрак танышкач, саф чишмә сулары эчкәндәй булдым.Аның һәр әсәре аша пакьлек ,сафлык кызыл җеп булып бара. Рашат Низаминың шигырьләрен, хикәяләрен мәктәпләрнең уку программаларына күбрәк кертсәк, бу бик отышлы булыр иде.