Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Авылым гүзәллеге. 21 нче көн. Шагыйрь әйтмешли Булган хәл.

Шулай бер чак авылыма кайттым

Җәйге ялмы, әллә кышкысы.
Сагынылган су буйлары
Урамнарның алгы, арткысы.
Сизмичә дә төшеп киттем
Су ташыган чишмә буена.
Улагына иелеп, кулым-битем юдым
Учлап алдым, суын татырга.
Уйга калдым, суның язмышы да
Нәкъ минеке төсле, гел генә.
Чишмәсеннән аерылып,
Агып китә, кая?
Кем белә?
Шул чагында таныш Миннур апа
Минем чатка килеп туктады.
Күренеп тора, нидер әйтәсе бар,
Башта бераз нидер уйлады.
...бу очрашуга –кырык елдан артык.
Күңелемә тирән урнашты.
Аның әйткән һәрбер сүзе,
Телгәләде, бик күп елатты.
“Киттегез дә котылдык без диеп,
Уйламадыгыз авыл хакында.
Ә бит авыл сезне кеше итте,
Ник берегезнең керсен башына” .
Бу апаның һәрбер сүзе - дөрес,
Пычак кебек үткен, хак иде.
...Без үскәндә урам тулы йортлар,
Һәрбер йортта сигез-ун бала.
Бүген авыл-елый, картая...
Бар да китте, бар да еракта
Бик аз кеше калды бу якта.
Сагынып кайта алар, бик азга...
...Авыл үстерде бит аларны
Тешләтмичә хәтта бер казга.

#АвылымГүзәллеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#авыллар
#бәйге
#татарча





Оценили 0 человек