Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Авылым гүзәллеге"

“Ырым бабай чишмәсе”. Авылның Төбәк чатында, Ырым бабай чишмәсе бар. Исеме үк серле, сихерле. Әмма ул чишмәне, менә ул дип әйтүчене табып булу авыр булган кебек, чишмә сеоен дә тиз генә чишеп булмас. Риваять булмаса да чишмә изге нәрсә аны пычрату начар нәрсә икәнен аңлата торган бер хикәят сакланган. Кешеләрнең нечкә кылларына басып, ничә ел чишмә турында мәгълүмат эзләсәм дә аз таптым. Аз дисәм дә, мәгънәле.

Берәү бик авырып, врачлардан ярдәм күрмәгәч  имчегә бара, ә имче сорый: “шунда булдыңмы, шуны күрдеңме, суын эчтеңме?Теләсә кая йомышыңны эшләп йөрмә идең”- ди.

Аңлаган кеше шәт аңлагандыр, безнең авылдаш төсле. Ул тиз аңлаган, әмма соң аңлаган.

Ырым бабай чишмәсе авылдан читтә урнашкан, анда атап, җыенып барсаң гына, анда да белгән юлчы белән. Мин күргәндә ул ярдәм сорап күзгә карап торучы челтерәп нидер мин аңламаган телдә зарын сөйләүче төсле иске буралы, көр тавышлы чишмә иде. Икенче юлы эзләгәндә, синнән ярдәм күрмәдем, син дә мине күрмә әле дип күренмәде. Әйтәм ич серле дип.

Ә бурасын бәлки хикәядәге шул кеше куйган булгандыр. Бер нәрсә дә юктан бар булмый. Менә чишмә бер көн үзенең ярдәмчесен күрер дә аңа ачылыр. Иншаллаһ.