Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Авылым гүзәллеге"

#АвылымГүзәллеге #фестиваль #марафон #бәйге #конкурс #татар #авыллар #шәхесләр #ТуганАвыл #ТуганЯк #ТатнетныҮстерүФонды #ГрантРаисаРТ

Элек авылда тал чыбыгыннан кәрзин, каен тузыннан тырыс, агачтан чокып тәлинкә -кәнди ясамаган кеше булдымы икән. Кемне генә алсаң да тормышка ярашып, үз тормышын бизәп нидә булса ясый иде. Насертдин әти тал чыбыгын кыштан ук әзерләп куяр иде дә буш вакытын да ялт иттереп бәрәнге салырга 6 капчык сыярлык кәрзин коеп куяр иде. Минем ише күрми күргән кешегә бу искиткеч осталык гаҗәп нәрсә иде. Бәрәнге орлыгында язын шунда салып үрдерде, ул 3-4 чиләклек кәрзиннәр, гел кул астында булды. Кайсында вак утын, кайсында йомычка, кайсында вак-төяк җыелган булып торыр иде.
Хәзер тал чыбыгын инеш буйлап җыясы да түгел. газетаны төреп тал чыбыгы төсле чорнап ябыштырып куясы да, шул таякчыклардан ни телисең шуны үреп була икән.
Ул савытлар, поднослар, кәрзиннәр, тоз савытыда, тегермәне дә, өе дә бар шулар арасында. Әйе, авылдашларым арасында алтын куллы оста кешеләр бар.
Менә бүген Розалия Гайфуловнаның кәгазьдән ясаган эшләнмәләренә күз салыгыз.